Районның әйдәп баручы хуҗалыклары кырга чыгарга әзерләр

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Бүгенге көндә төп эш машина утарларында, ремонт мастерскойларында һәм орлык складларында алып барыла. Инде кайдадыр тагылма инвентарьны ремонтлау төгәлләнеп килә, чәчкечләр һәм культиваторларны агрегатлаштыруны ахырына җиткерәсе бар, тракторлар әзерлек сызыгына куела. Быел ил һәм республика Хөкүмәте авыл эшчәннәрен проблемалары белән үзләрен генә калдырмадылар. Язгы кыр эшләрен үткәрүгә  федераль бюджеттан – чәчү мәйданының һәр гектарына 18 млн. сумнан артык һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 43 млн. сум акча бүлеп бирелде. Район хуҗалыклары 2,5 мең тоннадан артык минераль ашлама алып кайттылар. Минераль ашламалар сатып алу һәм кайтару эшләре дәвам итә. Хуҗалыклар үзләренең кондицияле орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгәннәр. Чистай нефть базасыннан районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре льготалы бәядән дизель ягулыгы сатып алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International