Буада 2004-05 елгы кызлар арасында баскетбол буенча турнир

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Ләкин ул дулкынлану  уеннар башлану белән үк юкка чыкты. Мәйданчык хуҗаларының өч командасы көндәшләр иде. Беренче уен буталчыграк булып чыкты. Уен техникасы һәм үзара аңлашу булмады. Ләкин, шуңа да карамастан, җиңү безнең кызларга  (12:2) тәтеде. Шуннан соң кызларыбыз ияләшеп киттеләр һәм бик тә арада ышанычлы уйнауларын күрсәттеләр. Буа җыелма командасы 20:8 исәбенә җиңелде һәм тагын бер команда 37:1 исәбе белән “тар-мар ителде”.   Ышанычлы уен әйбәт саклану аркасында килеп чыкты. Кызлар көндәшләренә тын алырга да ирек бирмәделәр, тупны шунда ук каплап алдылар.  Үзләрен бар яктан да күрсәткән команда лидерлары Азалия Хәмитшинаны (иң яхшы уенчы дип табылды), Арина Трифонованы, Алсу Кадыйрованы билгеләп үтәсе килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International