Инвестицияләр һәм программалар Район үзенең ышанычлылыгын эштә исбатлый

2015 елның 3 апреле, җомга
Республика киеренке хезмәт ритмында яшәвен һәм эшләвен дәвам иттерә. Районыбызның хезмәт коллективлары да (кайчандыр Минтимер Шәймиев районыбызны “ышанычлы район”, дип атаган иде) республика билгеләгән юнәлештә эшли.

Былтыр “Алексеевск керамикасы”ААҖ предприятиесендә  тышлый торган кирпеч җитештерү  цехын реконструкцияләү төгәлләнде. Узган елның язында яңа киптерү камералары һәм яндыру мичләре файдалануга тапшырылды, бу  тышлый торган продукция җитештерүне тәүлегенә 44 мең данә кирпечкә кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Инвестицияләр суммасы 75 млн. сум тәшкил итте. Быел предприятие цехларны реконструкцияләргә, технологик җиһазларны яңартырга планлаштыра. Район икътисадына кече эшмәкәрлек субъектлары зур өлеш кертә. “Лизинг-Грант” программасын гамәлгә ашыру бизнеска зур ярдәм булды, аны 18 эшмәкәр файдаланды.

Хуҗалык итүнең гаилә фермалары кебек яңа формалары үсә бара. Бүген районда 20ләп гаилә фермасы эшли. “Яшь фермер”, “Гаилә фермаларын үстерү” программалары буенча байтак субсидия бүлеп бирелде. Шулай ук былтыр 3 елга исәпләнгән  авыл хуҗалыгын яңарту программасы старт алды.

 2015 елда, моңа кадәрге елдагы кебек үк, район 24 республика программасында катнашачак. Күләмле булуларына да карамастан,  алар барысы да 2014 ел азагына уңышлы үтәлде. Быел исә районның төзелеш тармагы алдында шулай ук зур бурычлар тора. Гамәлдәге программалар буенча эш дәвам иттереләчәк, аларны гамәлгә ашыру  барышында социаль яктан әһәмиятле объектларны төзүдә 300 млн. сум акча үзләштерергә кирәк булачак. Лебяжье авылында 50 урынлы яңа балалар бакчасы, Ялкын авылында күп функцияле үзәк төзисе, “Каенкай” мәктәпкәчә балалар учреждениесенә һәм Урта Тигәнәле мәктәбенә капиталь ремонт ясыйсы; “Алга” колхозында 800 сыерга исәпләнгән югары технологияле сөт комплексын төзеп бетерәсе, 14 мең квадрат метр торакны файдалануга кертәсе, алты күп фатирлы өйгә капиталь ремонт ясауны төгәллисе, Кыркүл һәм Ромодан авылларында ФАПлар төзисе, район үзәгендә 3нче спорт комплексын капиталь ремонтлыйсы (аңа республика җитәкчелеге ярдәмендә байтак акча бүлеп бирелде) бар. Кече Кызылъяр  авыл клубын һәм сигез ФАПны капиталь ремонтларга, “Имәнкәй” балалар сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләүне төгәлләргә (анда балалар һәм яшьләр ел әйләнәсе була алачаклар) кирәк булачак. Заманында лагерьны яхшылап реконструкцияләүне Рөстәм Нургали улы хуплады, ул “Сәләт” яшьләр форумында инде берничә тапкыр булып һәм күп мең кешеле форум каршында чыгыш ясап, балаларны һәм яшьләрне инвестицияләү иң файдалы капитал салулар ул, дип әйтеп үтте. Биләр чишмәсен төзекләндерүгә  республика  акчасын күп кертү туристлык инфраструктурасын үстерүне күздә тота. Чөнки районыбыз тарихка һәм кешеләргә бай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International