“Бердәм Россия” Татарстан министрлыклары белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

2015 елның 3 апреле, җомга
Бүген, 2 апрельдә, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең  Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин өч Министрлык: Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыклары белән килешүгә кул куйды. Ул, килешү партия проектларын гамәлгә ашыру турында, дип билгеләп үтте. Алар арасында –  “Диабет көннәре” үткәрү, глюкометрлар белән тәэмин итү, яңа перинаталь үзәкне проектлаштырып төзү, ветераннар өчен палаталарны төзекләндерү, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү, “Ишегалды тренеры” проекты, урам мәдәнияте фестивале үткәрү, китапханә фондларын туплау, аларны Интернетка тоташтыру, “Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе” порталын үстерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International