“Форпостлы”лар дүрт көн буена Яр Чаллыда тәҗрибә тупладылар

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Семинарның максаты –«Форпост» отрядлары хезмәткәрләренең сәламәтләндерү, гомумфизик, хокукый, психологик, спорт эшен камилләштерү. Семинарда Алексеевскиның «Форпост» үзәге яшьләре белән эшләү буенча белгеч Лилия Кашапова, Алексеевск  аграр  колледжының «Форпост» студентлар отряды укучылары Антон Русаков, Александр Степанов, Валерий Степанов катнашты.

Семинар эшендә  югары класслы  медицина ярдәме күрсәтү белгечләре, полиция хезмәткәрләре, психологлар, яшьләр белән эшләүче белгечләр, ирекле хокук саклау хәрәкәте ветераннары, сугышчан комсомол дружиналары ветераннары белән уку дәресләре оештырылды. Ату, кул сугышы, саф әзерлеге, командалар төзүгә рухи-психологик тренинглар, шулай ук  спорт чаралары, дискотекалар, конкурслар, фильм караулар буенча дәресләр булды.

Семинар тәмамланганда яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучы
Валерий Степанов граната ыргытуда 1нче һәм пневматик винтовкадан атуда 3нче урын өчен, ә районыбыз командасы актив катнашканы өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International