Хәйриячелек –Татарстан дәүләт сәясәтенең бер өлеше

2015 елның 27 марты, җомга

Игелекле эшләр һәм якыннарыңа ярдәм күрсәтү – татарстанлылар тормышының аерып алгысыз өлеше, ә “хәйриячелек” төшенчәсе үзе – республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше. 2006 елдан башлап республикада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы хәйрия эшчәнлеге буенча  Совет эшли, ул “Ел хәйриячесе” республика  конкурсын ел саен үткәрә. Быел конкурста 61 конкурсант җиңде. Болар – гади кешеләр дә, эре корпорацияләр, хәйрия фондлары, зур булмаган учреждениеләр һәм оешмалар да. Алар арасында якташыбыз, “Керамика-Маркет” предприятиесенә нигез салучы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов “Кече бизнес предприятиесе” номинациясендә бүләкләнде.

Былтыр “Керамика-Маркет” 1,5 миллион сумга якын хәйрия ярдәме күрсәтте. Шуның зур яртысы предприятие хезмәткәрләренең торак шартларын яхшыртуга бирелде. 170 меңләп кеше  чиркәүләр һәм мәчетләр төзүгә акча җыйды. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрне ремонтлауга, шулай ук  Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә һәм бүләкләр сатып алуга 260 мең сум сарыф ителде. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрне дәвалауга  шактый күп акча тотылды.

 “Корстон” күңел ачу комплексында үткән бүләкләү тантанасы турында “Атна вакыйгалары”ннан җентекләбрәк укырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International