Бәйрәмгә татар теле буенча тәрбияче Алсу Миндубаева, ата-аналар һәм турыдан-туры балалар үзләре бик тырышып әзерләнделәр һәм анда катнаштылар.
– Бу чарада тәкъдим ителгән бөтен нәрсә, – дип сөйли Наталья Мишанина, – бездә, ата-аналарда һәм, әлбәттә инде, балаларыбызда зур кызыксыну уятты. Беренче чиратта без татар халкының күчмә тормышы вакытында ук килеп чыккан төрледән-төрле милли ашлар белән таныштык. Татарлар борын заманнардан ук күчмә тормыш алып барганнар икән. Үзләренең гаиләләре, атлары һәм вак-төяк мөлкәтләре белән гел юлда булганнар. Аларның поход тормышы белән яшәү шартларында төп ризыклары ит: елкы, сарык, сирәк кенә сыер ите булган. Аны туктап торган урыннарында казаннар асып пешергәннәр: иксез-чиксез дала уртасында лагерь ясаганнар, чатыр куйганнар, учак якканнар. Пешкән һәм томалап пешерелгән ризыклар арасында зур-зур кисәкләр белән калын тимерчыбыкларда кыздырылган ит тә булган. Хәзер ул шашлык дип атала. Сарык яки елкы итен пешергәннән соң калган тәмле һәм туклыклы ит шулпасын да ашаганнар.
– Вакыт узу белән татар кухнясы үзенең үзенчәлеген югалтмаган: халык хәзер дә милли ашлар рецептларын күз карасыдай саклый, аларны буыннан буынга тапшыра бара. Хәзерге вакытта алар аш-су китапларында саклана, ул рецептлар, нинди милләттән булуларына карамастан, күп кенә гаиләләрдә бар.
– Балалар бакчасындагы бәйрәм ата-аналарның кулинария сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Алар жюри хөкеменә төрле татар милли ашларын: кыстыбый, кош теле, бавырсак, чәк-чәк һәм бәлеш тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, һәр әни кеше бәйрәм ашларын яшелчәләр белән бизәү юлларын күрсәтте. Аларга “Диңгез йолдызы”, Гномиклар”, “Шат күңелле үрдәк баласы”, “Бакчадагы Сакалбай” дигән исемнәр биргән иде.
– Балалар да читтә калмады. Өлкәннәр кулинария шедеврларын әзерләгән арада малайлар һәм кызлар татар ашларын иң яхшы белү ярышы оештырып җибәрделәр. Ә аннары килгән кунаклар өчен җырладылар, биеделәр һәм сәхнәләштерелгән әсәр күрсәттеләр, анда элек татар гаиләләрендә табын әзерләү, кунак каршылау, өйдән-өйгә самавыр ташып йөрүләр (чөнки ул һәр гаиләдә дә булмаган) турында сөйләделәр...
Конкурсантларга ярдәм итү һәм аларның бәйрәмдә актив катнашуын билгеләп үтү өчен очрашу азагында чараны оештыручылар аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
– Балалар бакчасында бәйрәмнәр балаларга да, ата-аналарга да бик ошый, – дип фикерен белдерде Наҗия Хәмзина. – Алар күп нәрсәләре: күңелле һәм моңсу, ягымлы һәм назлы музыкасы, әлбәттә инде, залның бизәлеше, әлеге очракта халык традицияләре стиле белән җәлеп итә. Ләкин балалар үткәннәргә баш-аяклары белән чумып, аларның тышкы якларын гына күрмиләр, алар мәдәниятнең чишмә башын, күп милләтле республикабыз халкының гореф-гадәтләрен беләләр, ә бу алар яши торган дөнья турында күзалларга булыша.
Бәйрәм турында балалар сөйли:
Илшат Хәмзин:
– Бәйрәмгә без татар теле буенча тәрбиячебез Алсу Минхәт кызы беләне бергәләп әзерләндек: җырлар, биюләр өйрәндек. Анда әниләребез дә катнашты. Минем әнием бавырсак пешергән иде. Ул кулинария китабыннан рецептны җентекләп өйрәнде, шуңа күрә ул бик тәмле килеп чыкты. Борынгы заманда татар гаиләләрендә кунакларны ничек каршылауларын белдек.
Дарья Волкова:
– Миңа татар милли киеме, бигрәк тә үзем кигән алъяпкыч бик ошады. Әниемнең конкурста җиңүен теләдем, шуңа күрә татар ашларының иң тәмле ризыкларының берсе – кыстыбыйны бик тырышып пешердек.
Алинә Сабирова:
– Төрле конкурслар күп иде, аларда барыбыз да катнаштык. Әнием кош теле пешерде. Әниләребез салат әзерләгән вакытта без, балалар, җырладык һәм биюләр күрсәттек.
Александра Белова:
– Мин әни ролен башкардым. Үземнең “кызым” белән – ул Даша Волкова иде – кунакларны каршыларга әзерләндек: түшәкләрне кабарттык, пилмән һәм өчпочмак пешердек, аннары табын әзерләдек. Миңа бәйрәм анда әниләребез катнашу белән дә ошады. Алар салатларны матур итеп бизәделәр, тәмле ризыклар әзерләделәр, өйләребезгә кайтып китәр алдыннан без алар белән сыйландык.