Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов «Татмедиа»Республика медиахолдингы мәйданчыгында узган матбугат конференциясендә катнашты.
Очрашу җирле үзидарә органнарында коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау һәм муниципаль дәрәҗәдә идарәнең үтә күренмәле, нәтиҗәле системасын формалаштыру механизмына багышланган иде.
Сергей Анатольевич үз чыгышында Алексеевск районында нинди эш алып барылуы турында җентекләп сөйләде, коррупцияне профилактикалау аерым чаралар түгел, ә кешеләрнең ышанычына, үсеш программаларының нәтиҗәлелегенә һәм территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә турыдан — туры йогынты ясый торган көндәлек системалы эшчәнлек булуын билгеләп үтте.
Үтә күренмәлелек һәм контроль: эшнең төп принциплары
Район башлыгы ассызыклаганча, Алексеевск районында коррупциягә каршы көрәш буенча үз муниципаль программасы эшли,аның координаторы-башлык ярдәмчесе. Бу программаны гамәлгә ашыру өчен ике комиссия төзелде һәм актив эшли:
- коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе-куркынычларны анализлау һәм профилактик чаралар эшләү белән шөгыльләнә;
— хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе-конкрет ситуацияләрне караучы һәм мөмкин булган хокук бозуларны булдырмаучы эчке контролер.
Аерым блок сатып алулар өлкәсенә кагыла, аны Сергей Демидов югары куркыныч зонасы дип атады. Районда сатып алулар буенча махсуслаштырылган бүлек булдырылган, ул процедураларның максималь үтә күренмәлелеген тәэмин итә. Бюджет акчаларына төзелгән барлык объектлар кабул итү вакытына кадәр контроль-хисап палатасында мәҗбүри тикшерү уза. Мондый система, башлык сүзләренчә, сизелерлек нәтиҗә бирә инде: агымдагы елда гына да өч миллион сумнан артык акчаны янга калдырып булды.
Халык белән эшләү һәм хакимиятнең ачыклыгы
Халык белән багланышлар турында сөйләгәндә, Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, бүген социаль челтәрләр хакимият һәм халык арасында турыдан-туры элемтәнең мөһим коралына әверелде. Районның рәсми битләрендәге гомуми аудитория 16 мең язылучыдан артып китә — халыкның 70 процентка якыны.
Халык контроле һәм инцидент-менеджмент мәйданчыклары актив эшли. Агымдагы елның 10 аенда әлеге сервислар аша 51 мөрәҗәгать кергән, аларның 90 проценты уңай каралган. Калганнары эштә һәм билгеле бер үтәү сроклары булган озак вакытлы яки чыгымлы бурычларга керәләр.
Коррупциягә каршы
тәрбия:
укучылар
һәм яшьләр белән эш
Районда үсеп килүче буын арасында коррупцияне кисәтүгә аерым игътибар бирелә. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тематик дәресләр, рәсем һәм иншалар конкурслары, хокукый белем атналыклары үткәрелә. Балалар үз-үзеңне намуслы тоту төшенчәсе белән аңлаешлы һәм уен формасында таныша.
Яшьләр сәясәте шулай ук коррупциягә каршы торуны үз эченә ала. Яшьләр клублары базасында хокук саклау органнары вәкилләре белән лекцияләр һәм очрашулар уза. Ел саен уздырыла торган «Сәләт» яшьләр форумы да зур колач бирә, анда биш меңнән артык актив катнашучы җыела. Бу-гражданлык позициясе һәм җаваплы тәртип мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен әһәмиятле мәйданчык.
Тәртип
һәм хезмәт этикасы
Коррупциягә каршы эшнең аерылгысыз өлеше булып муниципаль хезмәткәрләр арасында югары хезмәт культурасын саклау тора. Администрация хезмәткәрләре ел саен этика һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча укулар уза. Керемнәрне һәм мөлкәтне мәҗбүри декларацияләү үткәрелә.
Быел декларацияләрне анализлаганнан соң хокук бозулар ачыкланды. Берничә дисциплинар чаралар күрелде, ә Зур Полянка җирлеге башлыгы ышанычын югалту сәбәпле вазыйфасыннан читләштерелде. Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, мондый карарлар һәрвакыт гади түгел, әмма ышанычны һәм тәртипне саклау өчен кирәк.
Район үсеше игътибар үзәгендә кала
Журналистлар алдында чыгыш ясап, район башлыгы шулай ук Алексеевск районының социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Бүген безнең территория тотрыклы үсеш күрсәтә: территориаль продукт күләме 17 миллиард сумнан артып китә, сәнәгать, аграр тармак, туристлык өлкәсе һәм эчке проектлар актив үсә.
Төзекләндерү эшләре алып барыла, 21 төзелеш программасы гамәлгә ашырыла, «Алтын-Дага» ПС үстерү дәвам итә, борынгы Биләрдәге комплексны реконструкцияләү дәвам итә, туристлар агымы арта — быел районга 190 меңнән артык кунак килгән.