Якташ Сабировлар белән горурланабыз!

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Каһарманнар елы» дип игълан иткән 2025 ел ахырына бер айдан артык вакыт калды. Әлеге мөһим вакыйга алдыннан республика мөфтияте ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә хисап җыелышы үткәрде.

Чарага Татарстанның барлык почмакларыннан МХО сугышчылары, имам-мөхтәсибләр, мәхәллә имамнары һәм волонтерлар — көн саен махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүчеләр килде. Тантана барышында сугышчыларга һәм аларга эш белән ярдәм итүчеләргә тирән рәхмәт белдерелде: аеруча активларга «ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары Берлеге» ТИОның «Фронтка ярдәм өчен» медальләре һәм Татарстан Республикасы мөфтиенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Алексеевск районыннан районның имам-мөхтәсибе, хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков һәм тагын дүрт делегат катнашты. Аларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды. Делегатлар арасында мулла Габделхәй хәзрәтнең хатыны Гөлнур ханым да бар иде.

Түбән Тигәнәле авылыннан Габделхәй хәзрәт беренче көннәрдән үк хатыны белән сугышчылар өчен махсус өч бармаклы бияләйләр бәйли. Операция вакытында алар 360 пар җитештереп тапшырды. Бу типтагы бияләйләр кышкы шартларда уңайлы: алар уч төбен җылыталар һәм бер үк вакытта ике бармагын корал белән эшләү өчен буш калдыралар. ГДРда хезмәт иткән Габделхәй хәзрәт аларның өстенлекләре турында шәхси тәҗрибәсеннән белә.

Җыелышта катнаша алмаганга, «Фронтка ярдәм өчен» медале аның хатыны Гөлнур ханымга бирелде.

Габделхәй хәзрәт билгеләп үткәнчә:
«СВО башыннан ук мин үзебезнең егетләргә ярдәм итәргә тырышам. Хәзер күпләр минем алар өчен өч бармаклы бияләй бәйләгәнемне белә — кем булдыра ала,  эрләгән җеп китерә, яхшы сүз белән ярдәм итә. Күптән түгел, сәламәтлегем торышы буенча, мин хастаханәгә эләктем. Хәтта анда да ярдәмсез калмады: терапия бүлеге табибы Наталья Владимировна Новикова, эшемне дәвам иттерү өчен, миңа җеп алып килде.
Кайгыртучанлык, игътибар һәм кешеләрчә җылы мөнәсәбәт өчен бөтен терапия бүлегенә ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек телим. Егетләребез тизрәк өйләренә исән-сау, тыныч күк астына әйләнеп кайтсыннар иде!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International