2025 елның 7 декабрендә 3 нче бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Алексеевск районы Зур Полянка авыл җирлеге Советына депутатны кабат сайлау узачак (Зур Полянка авылы, Центральная урамы, 1.1 нче йорттан 13.2 нче йортка кадәр, Зеленая урамы, 1 нче йорттан 8 нче йортка кадәр).
Әлеге округ сайлаучыларын 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Моның өчен сайлау участогына Россия Федерациясе гражданы паспорты яисә аны алмаштыручы документ белән килергә кирәк.
Тавыш бирү көнендә яшәү урыныннан читтә булган сайлаучылар вакытыннан алда тавыш бирә ала. Моның өчен 2025 елның 26 ноябреннән 2 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Алексеевск районы территориаль сайлау комиссиясенә түбәндәге адрес буенча гариза бирергә кирәк: штп. Алексеевск, Совет мәйданы, 6 йорт, 1 кат (Авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы), эш көннәрендә 15.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр; ял һәм бәйрәм көннәрендә 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр; 2025 елның 3 декабреннән 6 декабренә кадәр участок сайлау комиссиясенә. Сайлау комиссияләре эш көннәрендә– 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.
Әгәр сайлаучы тавыш бирү көнендә нигезле сәбәпләр (сәламәтлеге, инвалидлыгы, карауга мохтаҗ затларны карау зарурлыгы һәм башка нигезле сәбәпләр аркасында) аркасында тавыш бирү бинасына мөстәкыйль рәвештә килә алмый икән. Тавыш бирү бинасыннан читтә сайлау өчен, 2025 елның 27 ноябреннән 7 декабрендә 14.00 сәгатькә кадәр өйдә тавыш бирү мөмкинлеген бирү турында участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә мөмкин .