2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда кадастр бәясе пространство белешмәләренең милли системасын кулланып башкарылачак

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстанда, дәүләт кадастр бәяләве пространство мәгълүматлары милли системасын (НСПД) кулланып үткәреләчәк.

Кадастр бәяләве (КО) күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләү өчен үткәрелә. Аны РФ субъектларында махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре билгели, ә һәр төбәкнең башкарма хакимият органнары раслый.

Хәзерге вакытта КО үткәргәндә бәяләүдә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге өчен бердәм платформа булу мөһим бурыч булып тора. Бүген дәүләт бюджет учреждениеләре төрле программа продуктларын куллана. Шул ук вакытта кадастр бәясен билгеләү өчен программа тәэминатына бердәм таләпләр закон нигезендә билгеләнмәгән.

 «Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе объектив билгеләнүе һәм икътисадый нигезле булуы мөһим. Бердәм программа тәэминаты-НСПД платформасын куллану нәтиҗәсендә барлык катнашучылар да актуаль мәгълүматлар нигезендә бердәм система кысаларында үзара хезмәттәшлек итә алачак. Нәтиҗәдә кадастр бәясе нәтиҗәләренең төгәллеге һәм үтә күренмәлелеге артырга тиеш», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләү бүлеге башлыгы Резидә Мортазина.

Исегезгә төшерәбез, 2026-2027 елларда Татарстан Республикасында республика территориясендә урнашкан күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында исәпкә алынган барлык җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына карата чираттагы Дәүләт кадастр бәяләве узачак.

 

Белешмә

                                        

ФГИС ЕЦП НСПД - «Пространство белешмәләренең милли системасы» бердәм цифрлы платформасы, ул шулай ук дәүләт кадастр бәяләве белешмәләре фондын(ФД ГКО) алып баруны тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International