Алексеевск районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышы узды.
Утырышны район башлыгы Сергей Демидов җитәкләде.
Комиссия эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Олег Леденцов, район прокуроры Фәргать Шәйхаттаров, Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Руслан Шакиров, шулай ук профильле хезмәтләр вәкилләре катнашты. Видеоконференция режимында киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары кушылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Руслан Шакиров 2025 елның ун ае эчендә аварияләрнең торышы турында хисап бирде. Шушы чорда район территориясендә 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 кешенең гомере өзелгән, 16сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны кимүгә карамастан, юллардагы вәзгыять элеккечә үк борчу тудыра. Ноябрьдә булган соңгы юл-транспорт һәлакәтләре аерым каралды.
Автомобиль юлларын кышкы чорда карап тотуга әзерлек турында «Водоканал» ҖЧҖ генераль директоры Руслан Язынин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, кышкы сезонга 20 белгеч һәм 18 берәмлек махсус техника әзерләнгән. Базаларга 200 тонна ком һәм 20 тонна бозга каршы реагентлар кайтарылган инде. Җыештыру техникасын үзгәртеп кору эшләре башкарылды. Кар ява башласа, юллар төнлә һәм иртә таңнан чистартылачак. Руслан Язынин шулай ук кар җыю эшләренә комачаулый торган дөрес куелмаган транспорт кыенлыклар тудыруын билгеләп үтте һәм машина йөртүчеләрне машина кую кагыйдәләрен үтәргә өндәде.
Балалар белән профилактик эшләү турында мәгариф бүлеге башлыгы Вячеслав Рыдаев сөйләде. Алексеевск районында юл хәрәкәте яшь инспекторларының 29 отряды эшли, шуларның 23 е — мәктәпләрдә һәм 6 сы — балалар бакчаларында. Гомумән алганда,ЯЮХИ хәрәкәтендә 350 дән артык бала катнаша. Балалар акцияләр, викториналар, әңгәмәләр һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрәләр.
Быел оешмалар белән эшләүгә басым ясалды: ЯЮХИ отрядлары хезмәт коллективларына чыгалар һәм аларның хезмәткәрләренә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерәләр. Янгын сүндерү частендә һәм «Алексеевскдорстрой»ААҖдә очрашулар узды инде.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Сергей Демидов кышкы чор башлану белән барлык хезмәтләр дә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә максималь әзер булырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, халыкның иминлеге — барлык структураларның бердәм эшләвен таләп итә торган өстенлекле бурыч. Барлык җаваплы хезмәтләр, кышкы чор юлларда фаҗигаләрсез узсын өчен, план буенча эшләргә һәм һәр участокны контрольдә тотарга тиеш.