Росреестр белгечләре халыкның иң еш бирә торган сорауларын аңлаткан рубриканы дәвам итәбез. Бу юлы комментарийларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Алексеевск, Әлки һәм Спас районнары буенча муниципальара бүлеге башлыгы Илсур Кәлимуллин бирә.
Сорау:
Әгәр физик яки юридик зат банк залогында булган күчемсез милек объектын сатса, килешүне теркәү өчен банкның хокук һәм йөкләмә күчүгә ризалыгы таләп ителә. Банк мондый ризалыкны кәгазьдә әзерли һәм аны залог бирүчегә тапшыра. Шул ук вакытта, әгәр документлар Росреестрга электрон рәвештә тапшырыла икән, сорау туа: банкның мондый ризалыгын, килешү яклары юридик затлар булган очракларны да кертеп, кәгазьдә бирергә мөмкинме?
Илсур Кәлимуллин Җавабы:
Әгәр дә сату-алу килешүенең бер ягы булса да физик зат булса, банкның кәгазьдәге ризалыгы КФҮ тә кабул ителергә һәм килешүгә беркетелергә мөмкин.
Әмма, әгәр ике як та — юридик затлар икән, вәзгыять үзгәрә. Бу очракта залог тотучының хокуклар күчүгә ризалыгы бары тик банкның вәкаләтле затының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән электрон рәвештә генә бирелергә тиеш. Альтернатива буларак, нотариат турындагы законнар нигезләренең 103.8 статьясы тәртибендә ризалык әзерләү рөхсәт ителә.
Шул рәвешле, салынган күчемсез милек белән килешүләр вакытында килешүдә кем катнашуын һәм теркәлү вакытында тоткарлыкларны булдырмас өчен банкның ризалыгын нинди хәлдә бирергә кирәклеген алдан ачыклау мөһим.