Зирекле авыл җирлегендә үзара салым җыеннары тәмамланды. Мондый очрашулар җирлекнең барлык торак пунктларында узды һәм хакимият белән халык арасында ачык сөйләшү мәйданчыгына әверелде.
Җыелышларда җирлек башлыгы Айдар Зиннәтуллин узган елгы эшкә йомгак ясады һәм үзара салым акчаларының ничек кулланылуы турында сөйләде. 2024 елда халыкның активлыгы нәтиҗәсендә әһәмиятле чаралар гамәлгә ашырыла алды. Юлларга вак таш җәелдерелде, каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыклары куелды, урамнарны яктырту тәэмин ителде, үлән чабылды һәм кышкы кар җыештырылды. Зирекле авылында яңа балалар мәйданчыгы булдырылды, ул шунда ук балалар һәм ата-аналар өчен яраткан ял итү урынына әверелде.
Айдар Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, үзара салым-ул акча җыю гына түгел, ә җирле бурычларны хәл итүнең реаль коралы.:
«Халык үз авылларын төзекләндерүгә салган һәр сум республика бюджетыннан субсидияләр хисабына арта. Шуңа күрә үзара салым җыюда катнашу-һәркемнең үз җирлеген үстерүгә керткән өлеше»
Җирлек администрациясе мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда халык 1,39 миллион сум җыйган. Шуның нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 4,3 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде. 2021-2025 елларда Зирекле авыл җирлеген үстерүгә 5,7 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Җыеннарда шулай ук 2026 елда үзара салым акчаларын куллану юнәлешләре турында да фикер алыштылар. Алар җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк. Чаралар планына керде:
-гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү, ремонтлау һәм карап тоту;
урамнарны тышкы яктырту челтәрләрен, трансформатор һәм бүлү пунктларын ремонтлау;
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын, скважиналарны һәм су җыю манараларын проектлау, төзү һәм ремонтлау;
- торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү;
- каты көнкүреш калдыкларын туплау мәйданчыкларын төзү;
- һәйкәлләрне ремонтлау һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү.
«Халык үзара салым җыюда активрак катнашкан саен, эшләрне күбрәк башкарып була, — дип ассызыклады Айдар Зиннәтуллин. — Бу чын-чынлап уртак эш, ул безнең авылларны төзекләндерә, җайлы һәм яшәү өчен уңайлы итә».
Мондый очрашулар йомгак ясарга һәм киләсе елга планнарны билгеләргә генә түгел, ә халык белән җирле хакимият арасында турыдан-туры диалог булдырырга да мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шундый форматларда реаль инициативалар туа, алар соңыннан тормышка ашырыла.