“Түгәрәк өстәл” янында очрашуда Муфтулло Дадажанович балаларга сугыш турында, совет халкының ничек Җиңү яулавы, фашистларның мәкерле уй-ниятләре һәм планнары турында сөйләде. Малайлар һәм кызлар халкыбызның ватанпәрвәрлеге һәм каһарманлыгы, герой-шә-һәр Ленинград блокадасы турында белделәр. Ветеран укучылар белән кырыс сугыш еллары турындагы истәлекләрен уртаклашты, Җиңү Көнендә – 9 Майда кичергән хисләрен аңлатырга тырышты.
Ветеранның сугыш чоры, хатын-кызлар һәм балаларның тылда ничек эшләүләре, узган гасырның 40нчы еллар буынына нинди сынаулар аша үтәргә туры килүе һәм аның, бернигә дә карамастан, нык торуы һәм җиңеп чыгуы турында хикәятен тыңлап, укучылар үзләре дә сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр. Моннан тыш, Муфтулло Рузиев һәм аның очрашуда катнашкан кызы Валентина өчен туган җир турында җыр яңгырады.
Дустанә очрашу тәмамлан-ганнан соң балалар Муфтулло абзыйга сугыштагы хәлләр турында сөйләве, кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйттеләр һәм үз куллары белән ясалган бүләк – картина тапшырдылар. Ләкин таралышырга ашыкмадылар: алар сугыш ветеранына сораулар бирүләрен дәвам иттерделәр. 3нче сыйныф укучысы Айтуган Сөнгатуллинны – медальләр, ә 2нче сыйныф укучысы Александр Сосновскийны сугыш еллары фоторәсемнәре кызыксындырды.
– Ач һәм ялангач балаларның эшкә киткән әти-әниләрен көтеп салкын караңгы мәктәп бинасында көне буе утырулары турында сөйләүне ишеткәч, – дип үз хисләрен белдерә Иркә Шәйхетдинова, – йөрәгем