Район мәчетләре гошер-садакасы җыюны дәвам итәләр

2024 елның 13 сентябре, җомга

ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән гошер садакасы җыю һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча кампания башланды.

«Алексеевск мөселманнары читтә калмады. Авыл халкы беренчеләрдән һәм иң активларның берсе булып чыкты. Район үзәгендә яшәүчеләр дә бу игелекле эштә бик актив. Садаканы мөхтәсибәт октябрь ахырына кадәр җыярга ниятли. Гошер садакасы җыюда актив катнашкан барлык алексеевскилыларга рәхмәт белдерәсем килә», - дип хәбәр итте Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков. 

12 сентябрьдә, Раби Әл-авваль аеның 9 нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында быел беренче тапкыр гуманитар ярдәм өләшү булды. 20дән артык гаилә бәрәңге һәм сезонлы яшелчәләр: кабак, ташкабак, суган, кишер һәм аш чөгендере салынган капчыклар рәвешендә азык-төлек ярдәме алды. Ярдәм алучылар арасында ялгыз пенсионерлар, аз керемле күп балалы гаиләләр, инвалид балаларны, ялгыз аналарны һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне дә кертеп.

Яшелчәләр белән газель шушы көннәрдә башкалага озатылган. Гошер садаксының беренче партиясе Алексеевск мөхтәсибәтенең Түбән Тигәнәле мәхәлләсе тарафыннан җыелган була. "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре бу юлы 1,5 тонна гына яшелчә алып кайтып, аз керемле гаиләләргә, Казанның ялгыз картларына өләштеләр.

Алексеевск мөхтәсибәте Түбән Тигәнәле мәчете имам-хатыйбы Габделхәйхәзрәт Сабиров та гөшер садакасын озатуда катнашты. Фонд хезмәткәрләре һәм ярдәм алучылар аңа продукцияне җыюда һәм илтеп җиткерүдә катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды гошер садакасын җыюын дәвам итә. Республикада Татарстан мөфтие тарафыннан 2024 елның 21 сентябре гошер көне дип игълан ителде.

Гошер-ул сәдаканың үзенчәлекле формасы, һәр мөселман үз уңышының уннан бер өлешен мохтаҗларга ярдәм итү өчен бирергә тиеш. Ел саен үткәрелә торган гошер садакасы җыю кампаниясендә теләгән һәркем катнаша ала, уңышының бер өлешен республиканың үзәк мәчетләренә юнәлтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International