Алексеевск шәһәрендә фаст-фуд әзерләү һәм сатуны гамәлгә ашыручы җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәткәрләре белән семинар узды. МСП субъектлары алдында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары О.Н. Леденцов чыгыш ясады.
Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Чистай районы башлыгы урынбасары Р.Р. Хөснетдинов катнашучыларга районда эпидемиологик вәзгыять турында мәгълүмат бирде, җәйге чорда актуаль булган йогышлы авыруларны профилактикалау чараларына аерым игътибар бирде, халыкны җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр, җәмәгать туклануы предприятиеләрен җиһазландыру чараларын яктырту, ашамлыклар әзерләү технологиясен үтәү, җитештерү контролен гамәлгә ашыру, персоналның медицина тикшерүен узу таләпләрен үтәү белән таныштырды. Киңәшмә барышында шулай ук хокук бозулар анализланды һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.