Юбилей белән, кадерле ветераннар!

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Юеш Көрнәле авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мөхәммәтова Гиззәлнисә Сәгыйрь кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә.

Ул Юеш Көрнәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь була. Гыйзззәлнисә Сәгыйровна, гаиләдә кече кыз булса да, сугыш авырлыкларын аның җилкәсенә төшерәләр, абыйсын фронтка алалар, әтисе вафат була. Унбиш яшеннән башлап тракторда тагылмада булып эшли, кышын үгезләр, атлар җигә. Гыйзззәлнисә Сәгыйрь кызы гомере буе колхозда сыер савучы һәм бозау караучы булып эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Аның өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Юбилярга район башлыгы Сергей Демидовның котлау открыткасы, ил Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

Шулай ук тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Алексеевск штб.да яшәүче Артемьева Татьяна Васильевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Татьяна Васильевна Алексеевск районының Сакон авылында туа һәм үсә. Аның барлык яшьтәшләре кебек үк, сугыш еллары авыр һәм катлаулы булган. Ун яшендә Таня хәрби комиссариат тарафыннан Смоленск өлкәсенә окоп казырга җибәрелә. Сугыштан соң туган авылында "Россия" колхозында сыер савучы һәм бозау караучы булып эшли. Аннан лаеклы ялга китә. Татьяна Васильевна ире белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аның өч оныгы, бер оныгы, алты оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Татьяна Васильевна якыннарының һәм туганнарының кайгыртучанлыгы белән яши.

Юбилярга бүләк һәм район башлыгы Сергей Демидов исеменнән котлаулар, шулай ук ил Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International