Якташыбызның лаеклы юбилее

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Дәүләтшин Зиннур Задаевичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидовның котлау открыткасы тапшырылды.

Зиннур Задәевич Татарстан АССРның Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында туган һәм үскән. Сугыш вакытында туган авылында колхозда төрле эшче булып эшли. Ул авыл Советында хисапчы булып 1983 елга кадәр эшли, аннары гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп килә. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Хөрмәтле якташыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В. Симашева, Урта Тигәнәле авыл җирлеге җитәкчесе И. К. Хаматвәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Е. А. Хәмзина, район ветераннар советы рәисе Е. С. Макарихина котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International