ТР Спорт министрлыгында ТРның иң яхшы тренерларын һәм спорт мәктәпләрен бүләкләделәр. "Иң яхшы спорт мәктәбе тренеры-2021" бәйгесендә авыл районнары арасында "Осталык" номинациясендә 2 нче урынны Алексеевск районы спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренеры Черемных Илья Алексеевич алды. Шулай ук "2020 елга Татарстан Республикасы СШОР, СШ һәм ДЮСШ арасында рейтинг" конкурсында Алексеевск районы урта мәктәбе авыл районнары арасында 1 урын өчен бүләкләнде. Безнең спорт мәктәбе беренчелек кубогын бишенче ел рәттән яулый! Спорт мәктәбенең барлык коллективын чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!