Алексеевск районының 25 укучысы Казанда Президент республика чыршысында катнашты. Бәйрәм чарасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Баскет-холл”да узды. Яңа ел тамашасында сәләтле балалар, олимпиадалар, конкурслар җиңүчеләре, активистлар, спортчылар булды. балалар бик күтәренке кәеф белән өйләренә кайтып киттеләр.