Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Г.Кариев исемендәге XII Регионара балалар-яшүсмерләр театр (драма һәм курчак) коллективлары фестиваль-конкурсын, «Иделкәем & Кариев варислары» студияләрен бүләкләү тантанасы булды. Район мәдәният йортының «Радужная фантазия» халык театры, «Тимур һәм аның командасы» спектаклен тәкъдим иткән Гран-при иясе булды һәм тантана кысаларында театр коллективлары өчен спектакль тәкъдим итте.