Алексеевскилылар вакцинация турында.

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Курсанова коронавирстан ревакцинация узды. Ольга Александровна алексеевскилыларны сәламәтлекләренә, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре чорында, җаваплы карарга чакыра.
"Узган ел мин беренчеләрдән булып таҗ инфекциясеннән прививка ясадым. Вакцинацияне симптомсыз диярлек кичердем һәм ел дәвамында авырмадым. Минем вакцинаның гамәлдә булу вакыты гыйнварда тәмамлана, әмма яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, бәйрәм чаралары, корпоратив кичәләр башлангач - профилактика чаралары аеруча актуаль була башлый. Шуңа күрә, уйлап та тормыйча, мин ревакцинациягә киттем. Яңа ел каникулларына сәфәрләр һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарга баруны планлаштыручы барлык район халкына мөрәҗәгать итәм. Бу чараларга төп пропуск булып прививка турында QR-код тора. Алексеевск районында вакцинация дәвам итә. Бәйрәм көннәрендә сәламәтлегегез һәм ял итүегез турында кайгыртыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте район халкына Ольга Курсанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International