Алексеевскида этно-хореография фестивале узды.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә район территориясендә яшәүче халыкларның биюләрен күрергә була иде. Руслар, татарлар, чуашлар, керәшеннәр, үзбәкләр һәм таҗиклар «Ватаным моңнары һәм ритмнары» чарасы кысаларында үзләренең халык биюләрен күрсәттеләр.