Район башлыгының котлавы

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов Җирле үзидарә көне белән котлый.
Хөрмәтле депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Бүген җирле үзидарә җирле һәм гомумдәүләт мәсьәләләрен хәл итүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеге күбесенчә дәүләт хакимияте структуралары, сәяси партияләр, гражданнар берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз бәйләнештә торуга бәйле.
Җирле үзидарә - ул кешеләргә якынрак хакимият.
Аларның ышанычы-җирле үзидарәнең төп капиталы. Алексеевск районы муниципаль хезмәткәрләре командасын югары профессиональлек, туган җиргә тирән мәхәббәт, аның киләчәгенә ихлас кызыксыну белән аералар. Сезнең белән бергә без муниципаль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, районның социаль-икътисади өлкәсен тотрыклы үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча кайбер мәсьәләләрне хәл итәбез.
Сезгә мөһим һәм җаваплы эшчәнлектә яңа казанышлар телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт ныклы һәм ышанычлы ярдәмчеләр, фикердәшләр булсын, ә сезнең энергия, хезмәт сөючәнлек, иҗади һәм интеллектуаль потенциал районыбызның алга таба чәчәк атуына хезмәт итсен.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә халыкка намуслы хезмәт итүегездә һөнәри уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International