Хөрмәтле кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре!
Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры операторы булып тора (алга таба - ЕРСМСП).
ЕРСМСП - ул ачык мәгълүматлар базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең кече һәм урта эшкуарлыкка каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар ЕРСМСПга кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.
Юридик затлар һәм шәхси затлар турында белешмәләр кертү
ЕРСМСПда эшмәкәрләр һәм мондый мәгълүматларны әлеге реестрдан төшереп калдыру салым органнарының агымдагы елның 1 июленә булган белешмәләре нигезендә гамәлгә ашырыла.
Алдагы календарь ел өчен хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны турында мәгълүмат (алга таба – ССЧ мәгълүматлары) салым түләүчене ЕРСМСПга кертергә мөмкинлек бирүче төп документларның берсе булып тора.
Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ССЧ мәгълүматларын тапшырмау мондый юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләрне ЕРСМСПдан төшереп калдыру өчен нигез булып тора.
Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, салым органнары барлык бизнес вәкилләренә ССЧ мәгълүматларының «Ачык мәгълүматлар» бүлегендә яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Үтә күренмәле бизнес» онлайн-сервисында булуын тикшерергә тәкъдим итә.