Алексеевск районы халкы савым сыерлары сатып алганда башкарма комитеттан субсидияләр алды
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыкларына район бюджетыннан бер мәртәбә биш мең сум акча бирелә. Әлеге сумманы алу өчен, савым сыерын сатып алырга, йә үстерергә кирәк. Эре мөгезле терлекләр сатып алу турында раслаучы документларны район үзәгендә яшәүчеләр тапшырырга тиеш. Башкарма комитетның баш бухгалтеры Наталья Сафонова сөйләгәнчә, узган ел әлеге ярдәм чарасыннан Зур Полянка, Бутлеровка һәм Левашево авыл җирлекләрендә яшәүчеләр файдаланган.
«20 савым сыерына барлыгы 100 мең сум акча күчерелде. Быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча субсидияләрне инде унтугыз савым сыеры хуҗалары алган, ә түләүләр 95 мең сум тәшкил иткән.
Узган ел белән чагыштырганда, алучыларның географиясе киңәйде, бу инде өч авыл җирлеге түгел. Хәзер түләү процедурасы да үзгәрде. Субсидияне, документлар тапшырылганнан соң, киләсе кварталга алырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр гариза март аенда бирелгән булса, акча апрель аеннан июнь аена кадәр күчереләчәк», - дип сөйләде Наталья Владимировна.
Өстәвенә, акча алганнан соң сыерны ким дигәндә ике ел тотарга кирәк. Әлеге программа районда савым сыерларын арттыруга юнәлдерелгән.