Алексеевск районында игелек эстафетасы дәвам итә, аңа муниципалитет башлыгы Сергей Демидов старт бирде.
Бу атнада район хакимияте район мәктәпләрендә укучы һәм туклану өчен түләүдән азат ителгән күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтәчәк. Мондый гаиләләргә җирле акчалар хисабына азык-төлек җыелмасы рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк.
Шулай итеп, 750 дән артык Алексеевск гаиләсе азык-төлек җыелмасы алачак.
Азык-төлек пакетына ярмалар, май, макарон әйберләре, шикәр комы, тушенка, һәм, әлбәттә, тәм-томнар: куертылган сөт, кипкән җиләк-җимеш, кукуруз, печенье, вафли һәм башка кондитер әйберләре керде.
Кичә шундый 150 пакет Биләр авылына автолавка белән китерелде.
«Көтелмәгәндә һәм бик күңелле! - дип уртаклашты Биләрдән күп балалы ана Екатерина Сабинина, - без өч бала үстерәбез һәм шундый катлаулы вакытта мондый ярдәм безнең өчен бик мөһим. Форсаттан файдаланып, яраткан «Таң» газетасы битләре аша рәхмәт белдерәм. Зур рәхмәт!».
Азык-төлек җыелмаларын ташу атна дәвамында башкарылачак.
Мондый чара беренче тапкыр үткәрелә. Шуңа күрә казусларны булдырмас өчен һәм килеп туган сораулар буенча район хакимияте телефон аша мөрәҗәгать итүне сорый
8 (84341)24189.
Исегезгә төшерәбез, элек мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм сыйфатында балалар бакчасы өчен түләү гамәлдән чыгарылган иде (1 апрельдән 30 апрельгә кадәр).
