Алексеевск РҮХ җирлегендә коронавирус йогышы белән авыручылар өчен резерв госпиталенең әзерлеген ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова, Чистай РҮХ баш табибы Рәис Мостафин бәяләделәр.
Район башлыгы Сергей Демидов һәм Алексеевск РҮХнең баш табибы Илнар Вильданов озатуында делегация әзерләнгән шлюзларны карады. Госпиталь 13 ятакка исәпләнгән. Монда керү һәм вентиляция аерым. Инфекцияле пациентлар ачыкланган очракта, госпитализация урамнан өстәмә керү юлы аша башкарыла. Бүлек тулысынча изоляцияләнгән. Шәхси саклану чараларында, медицина ярдәме коронавирус йогышы белән эшләргә өйрәтелгән медперсонал тарафыннан күрсәтелә. Монда ук пациентлардан биоматериал алу мөмкин, ул алга таба Казан шәһәренең «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗына тикшеренүгә юнәлтеләчәк. Анализ нәтиҗәләренә карап, авыруларны алып бару тактикасы һәм алга таба дәвалау өчен маршрутлаштыру билгеләнә.
Мөһим: хәзерге вакытта Алексеевск районы территориясендә коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары юк.