МСК сертификатын алыштырырга кирәкми
Татарстан Республикасы Алексеевск районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, 2020 елдан ана капиталы күләме үзгәрүгә бәйле рәвештә, элекке сумма күрсәтелгән сертификатлар алмашуны таләп итми, күләмне арттыру автомат рәвештә башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана капиталы суммасы:
2020 елдан башлап туган беренче балалар өчен 466 617 сум;
2007-2019 елларда туган икенче балалар* өчен 466 617 сум;
2020 елдан башлап туган икенче балалар өчен 616 617 сум тәшкил итә.
*әгәр элек ана капиталына хокук тумаса, өченче яки аннан соңгы балалар өчен.
«Сертификатны алу вакыты буенча чикләүләр юк. Моннан тыш, 15 апрельдән Пенсия фонды сертификатларны гаризасыз рәсмиләштерәчәк, ягъни ПФР клиент хезмәтләренә шәхсән мөрәҗәгать итү таләп ителми, моның өчен бары тик ЕСИА да расланган Хисап язмасына ия булырга кирәк», - дип белдерде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мөһим! Ана капиталының күләмен һәм аның калдыгын өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта тикшерергә мөмкин.