Алексеевск районында азык-төлек продуктларын һәм медикаментларны китерү буенча кайнар линияләр оештырылган. "Кайнар линия" 2-39-49 (продуктлар). Азык-төлек продуктларына шалтыратулар һәм илтеп җиткерү атна буе 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Китерү бушлай. Ә заказ өчен акчалата чаралар белән дә, банк картасы белән дә түләргә мөмкин.
Алдау очракларын булдырмас өчен, илтеп җиткерүченең фамилиясен кайнар линия операторыннан ачыклауны сорыйбыз.
Өченче затларга банк картасының номерын һәм кодын хәбәр итмәскә һәм продуктлар китергәч һәм мөрәҗәгать итүчегә тапшырылгач кына түләнергә сорыйбыз! "Кайнар линия" 2-50-31 (продуктлар, медикаментлар). Шалтыратулар 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Сәламәтлек телибез.
Өйдә калыгыз!
Алексеевск районында чит илләрдән гражданнар килү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләп килә. Сездән иминлек чараларын күрү өчен чит илдән кайтуыгыз яки якыннарыгызның (дусларыгызның, туганнарыгызның, күршеләрегезнең, танышларыгызның) кайтуы турында хәбәр итүегезне сорыйбыз. Үзебез һәм гаиләләребез турында үзебез кайгыртабыз.
Кайнар линия телефоны 01 яки 2-60-02.
Шул исәптән аноним шалтыратулар да кабул ителә.
Берничә ведомство буенча пандемия шартларында бизнес алып бару проблемалары буенча кайнар линияләр:
- ТР президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты - 8 (843) 203-29-08 (көннең эш вакыты, 09:00 дән 18:00 гә кадәр);
- ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды - 8 (843) 222-05-06;
- Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы - 8 (843) 238 61 04.