Алексеевск районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча үзара тикшерү узды. Кичә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлек сызыгына куелды.
«КВ-Агро» (төньяк һәм көньяк филиал), «Алга», «Родина» колхозлары, «Алексеевск» һәм «Хәмитов Р. М.» крестьян-фермер хуҗалыклары төрле куәттәге тракторларны, чәчкечләрне, культиваторларны, тырмаларны һәм башка тагылма агрегатларны күрсәттеләр.
Хуҗалыклар җитәкчеләре район башлыгына язгы кыр эшләренә әзерлек турында хәбәр иттеләр. «Алга» колхозы рәисе Тәлгать Хамматов уҗымнарның яртысыннан артыгына минераль ашламалар кертелүен, ә күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде, дип хәбәр итте.
Кыркүлдә, «Алексеевск» КП машина ишегалдында берничә дистә берәмлек техника куелган иде, алар арасында язгы кыр эшләре башлануга алынган берничә яңа трактор да бар иде.
Сергей Демидов коронавирус эпидемиясе белән бәйле вәзгыять уңаеннан механизаторларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте:
«Хәзер, сезнең төп эшегездән тыш, сезгә, беренче чиратта, үзегез һәм якыннарыгыз турында уйларга кирәк. Барлык саклык чараларын үтәргә: битлекләр кияргә, перчаткалар кияргә, дистанцияне сакларга. Башка гигиеник чараларны башкарырга. Без бу хәлне бергәләп җиңәчәкбез. Үзегезне саклагыз».
3 апрельгә район хуҗалыклары күпьеллык үләннәргә ашлама кертүне төгәлләделәр диярлек. Көзге культураларны тукландыру 16730 гектар мәйданда башкарылган, бу планның 71% ын тәшкил итә. Шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләрендә күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләре бара. Планлаштырылган мәйданнарның өчтән бере - 3267 гектары тырмаланган инде. Кичә «Восток Зернопродукт» (Ромодан) механизаторлары туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга керештеләр, беренче көнне 230 гектар сөрүлек җир эшкәртелде.
