8 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Җәяүлеләр кичүе» оператив-профилактик чарасы кысаларында рейд үткәрделәр.
Чара барышында бистә урамнарында белем бирү учреждениеләре укучылары белән юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны йөртүнең файдасы турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Шулай ук җәяүлеләрнең дә кагыйдә бозулары ачыкланды. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе, 1 нче бүлеге буенча сигез административ беркетмә һәм һәм 16 яше тулмаган балаларга "Тукта, синең тормышың куркыныч астында!" дигән ике карточка төзелде.