26 ноябрьдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның "ТР буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге" дәүләт учреждениесе идарәчесе П.Н.Лоханов, "ТР буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы" ФКУ җитәкчесе - баш эксперты Р. Х. Низамов, ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары - ТР баш суд приставы урынбасары Э. Р. Лабашова, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары И. Г. Мәсәллимов, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркатибе И. Х. Гарифуллинаның Алексеевск районына эш визиты булачак.
Язылу өчен телефон: 2-30-64.
Алексеевск муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле мәсьәләләр каралачак. Шулай ук Алексеевск муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Кунаклар район территориясендә урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасының балалар учреждениеләренә тикшерү белән барачаклар, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышы уздырылачак.