Бөтендөнья сыйфат көне

2019 елның 8 ноябре, җомга

 

Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 14 ноябрьгә туры килә. Бәйрәмнең төп максатларыннан берсе -югары сыйфатлы продукция һәм хезмәтләрнең әһәмиятен күтәрү.

  Хәзерге шартларда сыйфат

теләсә кайсы предприятие, теләсә кайсы тармак, һәр  ил эшчәнлегендә уңышка ирешү ачкычы булып тора. Сыйфат төшенчәсе хәзерге цивилизация рәхәтлекләре, тормыш  сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән. Алексеевск районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 11 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәрге чорда  товарлар, эшләр һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын  тәэмин итүгә юнәлдерелгән Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа атналыгына багышлап, чаралар комплексы үткәрәчәкләр.

 

Болар -  кулланучылар өчен төрле акцияләр, семинарлар, базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә  кизү торулар.Бу чараларның барысы да сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне дөрес сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән.

Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа атналыгына багышланган чаралар   Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль органы һәм җирле үзидарә органнары  белгечләре белән берлектә

 ел саен үткәрелә.

15 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге телефоны (8-84342) 5-49-85) буенча «кайнар линия» оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International