Биләр халкы игътибарына

2019 елның 8 ноябре, җомга

 13 ноябрьдә Биләр табиблык амбулаториясендә өлкән халыкны диспансерлаштыру чикләрендә үзәк район хастаханәсе белгечләренең күчмә эше үткәреләчәк. Түбәндәге белгечләр кабул итәчәк: табиб-терапевт, акушерка. Күз эчендәге басым үлчәнәчәк. Эш сәгатьләре: иртәнге  9 дан көндезге 3 кә кадәр.
Шулай ук 13 ноябрьдә Биләр табиблык амбулаториясенә «КФУ» федераль дәүләт автономияле югары белем бирү учреждениесе медицина-санитария часте  табиблары: кардиолог (кардиохирург), невролог, эндокринолог, аритмолог, кан тамырлары хирургы, УЗИ (йөрәк, кан тамырлары) килүләре планлаштырылган.
Белгечләрне карау һәм тикшерү бушлай.
Үзең белән паспорт, медицина полисы, СНИЛС булырга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International