Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм дәрәҗәсен арттырырга тиешле ел саен үткәрелә торган "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында иң яхшы" конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам иттерә.
Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләренә 100 әр мең сум акча биреләчәк.
Конкурста республиканың һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә өч ел эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: "Иң яхшы икътисадчы»,
"Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», « Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының иң яхшы зоотехнигы,
“Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы начальнигы", "Иң яхшы ветеринария табибы", "Иң яхшы агроном", "Иң яхшы кадрлар хезмәткәре", "АПКда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч".
Катнашучылар түбәндәге документларны тапшырырга тиешләр: конкурста катнашуга гариза, катнашучы анкетасы, белем турында документ күчермәсе,
хезмәт кенәгәсе күчермәсе, салым түләүләре буенча бурычлар булмау турында белешмә һәм бәяләү критерийлары.
Конкурста катнашу өчен гариза һәм кирәкле документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу елның 20 ноябренә кадәр тапшырырга кирәк.
Өстәмә мәгълүматны белешү өчен 8 (843) 221-76-69 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте