Календарьда дата

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

 

 Законның көче - аның үтәлешендә. Суд карары үтәлгәч,   гаделлек тантана  иткән, дип санала. Россия суд приставларының федераль хезмәте суд карарларын мәҗбүри рәвештә үтәүче бердәнбер башкарма хакимият органы булып тора. Әҗәтләрне мәҗбүри түләттерү ихтыяҗы борынгы заманнарда ук туган. Аерым алганда, салымнар һәм җыемнар буенча бурыч йөкләмәләрен җайга салу мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булган. Россиядә мәҗбүри башкару институты акрынлап барлыкка килә.

Борынгы Русьта  салым формасы ясак  була, ә аны кенәз үзе җыя. Ул ноябрьдән апрельгә кадәр дружина белән   ясак җыярга чыга һәм судны үзенә буйсынган кавемнәрдә ясарга бара. Кенәзнең ихтыярын тугры дружинниклар үти. Ярослав Мудрий идарә иткән чорда (1019-1054) иҗтимагый мөнәсәбәтләр, шул исәптән милек мөнәсәбәтләре Рус Правдасы Законнары җыелмасы белән җайга салына башлый. ХІ гасырда ук инде бурычлы кешедән бурычларын түләттерү тәртибе билгеләнә.

Башта «пристав» сүзе астында нинди дә булса билгеле вазыйфа күздә тотылмый, мөгаен, төрле суд вазыйфаларын башкаручыларны шулай атаганнардыр.

XVI-XVII гасырларда бердәм гомумрус суд системасы формалаштырыла, масштаблы норматив хокукый документларны системага салу бара. Бу чорда суд приставлары рәсми рәвештә хокукый статус ала, аларның функцияләре закон нигезендә беркетелә.

XV гасыр башыннан алып XVII гасырга кадәр суд приставы атналап эшләүче дип атала, чөнки ул үз вазыйфаларын атналап башкара. Аның вазыйфаларына якларга судка чакыру турында хәбәр итү, шулай ук гаепләнүчене эзләүдә булышу һәм аны судка китерү керә. Соңрак, вәкаләтләр киңәйгәннән соң, җаваплылык та арта. Әйтик, вазыйфаларны тиешенчә үтәмәгән өчен пристав дисциплинар (хезмәттән азат итү),   җинаять  (камчы белән кыйнау) һәм матди (зыянны түләтү) җаваплылыкка тарткан. Шул ук вакытта бурычлары өчен крестьяннар һәм вак-төяк кешеләрне хурлыклы баганага һәм кыекларга  бәйләп куя торган булалар. Петр чорында бурычларны түләттерү мәҗбүри эшләр белән алмаштырыла.

XVIII гасырда суд приставы вазыйфасы бетерелә, ә аларның функцияләре полиция карамагына күчә. Әмма бу вазыйфаларны полиция өстенә йөкләү үзен акламый. Әгәр, әйтик, атналап эшләүчеләргә судка килүне тәэмин итү буенча төзәтү хезмәте өчен чакырылучыларның үзләреннән түләттерелгән акча каралган булса, полиция приставларының матди кызыксынуы булмый. Шул сәбәпле суд эшләрен алып бару тәртибе бозыла. Процесста катнашучыларны  вакытында судка чакырмау сәбәпле, суд тикшерүләре әллә ничә дистә елга сузылган, ә суд карарларын үтәү озак елларга кичектерелгән. Мондый шартларда суд системасын тамырдан үзгәртү һәм суд приставлары институтын торгызу зарурлыгы күзгә ташлана.

1864 елда суд реформасы барышында суд приставлары институтын судның аерылгысыз структур бүлекчәсе буларак торгызалар.  1864 елда император Александр II тарафыннан берничә суд уставы раслана, алар Россиядә суд төзелеше һәм суд эшләрен башкаруның яңа принципларын билгели. Җәмәгать судьялары, округ судлары һәм дөнья съездлары каршында узган приставларның эшчәнлеге тиешле суд ведомстволарының катгый контроле астында була. Суд приставы вазыйфасына кандидатларга карата таләпләр һәм бәяләү исемлеге эшли. Суд приставы эшенә комачаулаган өчен гаепле затлар кырыс җәзага тартыла, мәсәлән, барлык хокуклардан мәхрүм ителү, каторга эшләре яки Себергә җибәрү, арестант роталарына бирү һ. б.лар Моннан тыш, хезмәт вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән очракта суд приставына дисциплинар, гражданлык һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Шулай итеп, 1865 елдан суд приставлары институты «башкарма» суд механизмының үзәгенә әверелә, ә Россия империясе суд приставларының хокукый статусы турындагы законнар XIX гасырның икенче яртысындагы Европа закон чыгару практикасында үрнәк документ дип таныла. Шуңа күрә 1864 ел Россия суд приставлары институты тарихында башлангыч нокта булып санала. 1 ноябрьдә Россиядә һөнәри бәйрәм — РФ Президентының 2009 ел, 8 сентябрь, 1019 санлы Указы белән билгеләнгән суд приставлары көне билгеләп үтелә.

Революциядән соң суд приставлары институты бетерелә. Мәҗбүри башкару суд штатында торучы суд башкаручыларына йөкләнә. Ә судларда тәртип саклау һәм катнашучыларны судка мәҗбүри китерү функцияләре совет милициясе хезмәткәрләренә йөкләнә.

Суд приставлары хезмәте 1997 елда «Суд приставлары турында»гы  1997 ел, 21 июль, 118-ФЗ санлы һәм «Башкарма производство турында»гы 1997 ел, 21 июль, 119-ФЗ санлы федераль законнар кабул ителгәннән соң яңадан торгызыла. Бу законнар башкарма производство системасын тамырдан үзгәртте һәм суд приставларының мөстәкыйль институтын булдыру өчен закон нигезенә әверелде. Вакыт узу белән башкарма производство турындагы законнар камилләште һәм соңрак «Башкарма производство турында» 2007 ел,, 2 октябрь, 229-ФЗ санлы Федераль закон кабул ителде.

Бүген башкарма производство механизмнарын камилләштерү буенча эш дәвам итә. Узган гасыр тәҗрибәсеннән кылыч һәм камчылар ярдәмендә җавап бирүчене бурычларын кайтарырга мәҗбүр итәргә мөмкин булуы аңлашыла, әмма төп һәм иң нәтиҗәле корал – ул Закон.

Ел саен суд приставлары эше ярдәмендә судларның меңләгән карары үтәлә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга миллиардлаган сум бурыч түләтелә, суд карары буенча түләттерүчеләргә тиешле акчалар кире кайтарыла. Көн саен суд приставлары хезмәтенә  үтәү өчен бурычларның барлык категорияләре буенча башкарма документлар керә. Суд карарларын мәҗбүри үтәү чараларының берсе -  эзләү эше кысаларында бурычлы кешене, аның мөлкәтен яки баласын эзләү. Моннан тыш, хезмәт хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, законлы таләпләрне үтәүдән качып йөрүчеләргә карата җинаять эшләре кузгата һәм тикшерә.  Ә 2017 елдан Федераль суд приставлары хезмәтенә срогы чыккан бурычларны кайтару буенча оешмалар эшчәнлегенә дәүләт реестрын һәм контроль (күзәтчелек) алып бару буенча вәкаләтләр бирелде.

Барыннан да элек - ул үз алдына куелган бурычларны көн саен хәл итә торган бердәм профессиональ коллектив. Сайлаган һөнәреңә тугрылык, тәҗрибә һәм белем, әдәплелек һәм түземлек, һөнәри осталык, инициатива һәм шул ук вакытта законны катгый үтәү – хезмәт хезмәткәрләренең төп сыйфаты.

Суд приставлары хезмәтенең киләчәге - Россия Федерациясенә алга таба да лаеклы хезмәт итүне дәвам иттерү!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International