ЗАГС залында вальс авазлары астында егерме яшь пар әйләнде.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган музыкаль-әдәби кичәдә аграр көллият студентлары, Биләр мәктәбе укучылары, Алексеевск, Чистай һәм Түбән Кама правослау яшьләре катнашты. Егетләр һәм кызлар бу кичтә биеп кенә калмадылар, «Импульс» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре әзерләгән «Фанты» уенында да катнаштылар. Һәр катнашучы кичә башында алып баручы Анна Дубицкаяга һәм Михаил Павловка үз әйберләрен: брошка, телефон, запонка һәм башка кирәк-яракларын бирде. Аларны кире алу өчен алар билгеле бер биремнәрне үтәргә: мәсәлән, шигырь сөйләргә яки хатын-кызга матур сүзләр әйтергә тиеш иделәр . Кичәдә катнашучыларга балда этикет кагыйдәләрен Маргарита Шибалова һәм Кирилл Новиков күрсәтте. Шулай кирәк булганча, балда почта эшләде: һәркем баллда катнашучыларның берәрсенә теләкләр яки хөрмәт сүзләре әйтелгән хат яза алды. Юлламаларны яшь Валерий Дубицкий тапшырды, ул үз вазыйфаларын намус белән үтәде һәм юллама авторларын ачмады.
Яшьләрне Халыклар бердәмлеге көне һәм Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәме белән протоиерей Илья Маташов котлады. Илья атакай яшь буынга бәйрәм тарихы турында искә төшерде, халыклар бары тик берләшеп кенә XVI гасыр башында булган фетнәне җиңә алды, дип билгеләп үтте. Шуннан соң ул "Колокольный напев" җырын башкарып, яшьләргә музыкаль бүләк ясады. Балл атмосферасын балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, классик әсәрләрне башкаручылар тулыландырды. Мәсәлән, Илнара Фәйзуллаева һәм Алена Чайкина фортепианода "Аве Мария» әсәрен уйнады, ә укытучы Ирина Николаевна Федосова укучысы Алена Порфирьева белән аккордеоннарда вальс башкардылар.
ЗАГС кунакларын бәйрәм белән аның җитәкчесе Энҗе Сөниева да котлады. Энҗе Җәүдәт кызы, бу залда язылышу һәм башка бәхетле мизгелләр уза: яңа туган балалар теркәлә, алтын парлар котлана, дип билгеләп үтте.
- Мин сезне бәйрәм белән котлыйм, - диде ул. - Бүген сез барыгыз да шундый матур, яшь. Сезнең бөтен гомерегез алда әле, һәм мин сезнең барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм.
Кичә ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Артур Соловьев кичәне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, рус мәдәнияте традицияләрен яңартулары өчен аларга рәхмәт әйтте. Шунысын да өстәп китик, кичәне үткәрүдә Гөлнур Сафина һәм Илнур Хәйбуллин ярдәм күрсәтте, алар фуршет өчен тәм-томнар тәкъдим иттеләр.
Аграр колледж студентларының күбесе мондый чарада беренче тапкыр катнашты. Алар анда катнашу тәкъдимен бик теләп кабул иттеләр һәм репетицияләрдә зур җаваплылык күрсәттеләр. Ә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Татьяна Мишагина педагогик батырлык эшләгән, дип әйтергә була: ул ике дәрес эчендә балаларга вальста ничек әйләнергә икәнен өйрәтте. Шуның аркасында егетләр һәм кызлар вальс авазлары астында әйләнделәр һәм кичәдән бик күп хис-тойгылар алдылар. Алар үз тәэсирләре белән газета битләрендә дә уртаклаштылар.
Данила КНЯЗЕВ:
- Миңа бал бик ошады - ул искиткеч һәм матур иде. Катнашучыларның барлык хәрәкәтләре дә нәзакәтле, ә парлар үзләре матур иде. Кичәдә дустанә һәм бик бай атмосфера хөкем сөрде. Менә дигән вальслар минем күңелемдә давыл уятты, ул миндә һәр биюне яхшы башкару теләге тудырды. Матур кичә өчен оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә.
Валерий ПАРАМОНОВ:
-Мин мондый мәдәнияткә, аерым алганда, балга тартылмаган кеше буларак, мондый музыкага һәм шундый бердәм коллективка таң калдым. Миңа барысы да бик ошады, мондый кичәләрнең ешрак үткәрелүен телим.
Надежда САЛЬЦИНА:
- Миңа бу бал бик ошады. Миндә шулкадәр уңай хис-тойгылар калды. Болар - онытылмаслык мизгелләр. Безне катнашырга чакырганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт.
Андрей МЕХИН:
- Бал бик шәп, матур булды. Миңа биюләр, фуршет, конкурслар һәм башка бик күп нәрсәләр ошады. Мине шундый матур балга чакырганнары өчен рәхмәт, мин үткән заманга кайткандай булдым. Миңа вальс бию бик ошады, башка балларда да шатланып катнашыр идем. Оештыручыларга рәхмәт: барысы да искиткеч булды.
Николай ЛЕНЧИК:
-Бик кызыклы чара! Бераз гадәти булмаган, әмма бик күңелле кичә булды бу. Анда катнашу да күңелле иде. Бу матур кичәне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт. Барысы да шәп булды!