1 нче спорт комплексында Россиянең яшь патриотларының «Җиңүгә тигезләнү» Бөтенроссия слеты кысаларында «Ватанны сакларга әзер» исемле яшьармиячеләр отрядлары фестиваленең муниципаль этабы булып узды.
Чарада район мәктәпләре укучыларының гомуми саны 76 булган 19 яшьармияче отряды катнашты. Программа нигезендә IV дәрәҗә «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары ятты. Егетләр һәм кызлар идәннән күтәрелү, тартылу, йөзү һәм ГТО комплексының башка төрләре буенча нормативларны үтәделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча призерлар өчлеге түбәндәгечә күренә: бу фестивальнең республика этабында безнең районны тәкъдим итү хокукын һәм 1нче урынны 3нче Алексеевск мәктәбе отряды яулады; икенче урынны - Кыркүл мәктәбе яшьармиячеләре ; 3нче урынны 2нче Алексеевск мәктәбе алды. Призлы урыннар яулаган командалар грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук алар татлы бүләкләр дә алдылар.