Истә тотсыннар өчен

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Алексеевск районында өлкән
 яшьтәге кешеләр янына бардылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хәмзина репрессияләнүченең  кызы Минзәдә Минеш кызы Җәләлетдинова янында булдылар. Кунаклар өлкән яшьтәге апага азык-төлек пакеты тапшырдылар һәм ныклы сәламәтлек теләделәр. Минзәдә Минеш кызы аның янына килеп, шундый  игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.
Җәләлетдинова Минзәдә Минеш кызы 1935 елның 18 гыйнварында туган. Әтисен Чистай төрмәсенә алып китеп, аннары атып үтергәндә ул әле бик кечкенә була. Минзәдәнең әнисе алты бала белән берүзе кала. Хәзерге вакытта Минзәдә Минеш кызы Алексеевскида улы  гаиләсендә яши. Аның ике баласы, дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.
Бу көнне авыл җирлекләре вәкилләре туганнары репрессияләнгән, ә соңыннан реабилитацияләнгән алты кеше янында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International