Район хуҗалыкларында комиссия булып китте, ул тракторларны, комбайннарны һәм тагылма агрегатларны кышкы саклауга куюны бәяләде.
Башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Алексей Архиреев кышкы чорга авыл хуҗалыгы техникасын консервацияләү эше белән таныштылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин һәм идарә белгечләре белән бергә комиссия әгъзалары машина утарларын һәм ремонт мастерскойларын карадылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Алексеевск» халык предприятиесенә бирелде. Икенче урынны «Родина» колхозы алды. Өченче урында - «Ләйсән»җитештерү кооперативы.
Шул ук вакытта басуларда эш дәвам итә. 31 октябрьгә 2005 гектар бөртеккә кукуруз җыеп алынды. 8667 тонна суктырылды. Уңыш гектарыннан 43,2 центнер тәшкил итә. Көнбагыш 5910 гектардан җыеп алынган, 10580 тонна суктырылган. Уңыш гектарыннан 18 центнер тәшкил итә.
Силос өчен кукуруз җыю да бара. Ул 4329 гектар мәйданнан җыеп алынган инде, 58,5 мең тоннага якын салынган.