Түләүгә хокукыгыз бар

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

"Демография» илкүләм проектының "Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме" федераль проекты кысаларында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең төрле чаралары каралган.
Беренче бала туу (уллыкка алу) уңаеннан аналар ай саен бирелә торган түләүгә  түбәндәге шартларда ия:

 Россия Федерациясе гражданлыгы; даими яшәү урыны булганда; гаиләнең җан башына уртача кереме түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән елга кадәрге елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның  яшәү минимумы (2019 елда -14 034 сум) зурлыгыннан 1,5 тапкыр артмаганда.
Әйтик, өч кешедән торган гаилә (әти, әни һәм яңа туган бала), әгәр аның җыелма кереме аена 42102 сумнан артмаса, түләү хокукына ия.
Гаиләгә социаль ярдәм ай саен бала 1,5 яшькә җиткәнче бирелә. Бу елда түләү күләме 8 896 сум тәшкил итә.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү (тору) яисә фактта яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мөһим:

беренче бала туу (уллыкка алу) уңаеннан ай саен түләү,  аны түләүне сорап социаль яклау бүлегенә бала  туган көннән алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән  очракта  башкарыла. Калган очракларда бала туу (уллыкка алу) уңаеннан ул мөрәҗәгать иткән көннән түләнә.
Әйтик, безнең районда "Путин түләве"ннән беренче балалары туган 92 хатын-кыз файдаланган.
2020 елның 1 гыйнварыннан айлык түләү гаиләнең җан башына уртача кереме түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән елга кадәрге елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның  яшәү минимумы зурлыгыннан 2 тапкыр артмаган очракта билгеләнә.
Шул уңайдан социаль яклау бүлеге 2020  елның 2 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәрге чорда   беренче бала туу (уллыкка алу) сәбәпле  айлык түләүгә  иртәнге 9 дан көндезге 2 гә кадәр гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстанда авыл җирендә яшәүче хатын-кызларның саны кимү сәбәпле, 2018 елның 1 гыйнварыннан республикада, беренче һәм өченче бала туу сәбәпле, авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр региональ түләү кертелде. Бу ярдәм  керемнәргә түгел, ә хатын-кызларның яшенә бәйләнгән.
Беренче һәм өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган акчаны алу өчен авылларда яшәүче хатын-кызлар программаның берничә шартына туры килергә тиеш. Беренчедән, бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туарга тиеш. Икенчедән, ана һәм бала Россия Федерациясе гражданлыгы булырга тиешләр. Өченчедән, Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирендә даими яшәү срогы мөрәҗәгать иткән датага кимендә өч ел булырга тиеш.
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү хокукына түбәндәге ханымнар ия:
- беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар;

 - өченче бала туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар-.
Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме беренче балага - 50 000 сум; өченче балага 100 000 сум тәшкил итә.
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү анадан  бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү турындагы гариза, ана паспорты, баланың туу турында таныклыгы нигезендә билгеләнә.
Мөһим: бер тапкыр бирелә торган түләү аны сорап социаль яклау бүлегенә бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә  билгеләнә.

Белешмәләр өчен телефон: 2-53-01, 2-37-73, 2-41-40.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International