Мең ярымнан артык алексеевскилы "Заря" ("Таң") район газетасына язылды
инде. Моңа ташламалы язылу ункөнлеге дә ярдәм итте.
Әмма газета-журналларга язылу кампаниясе кызганнан-кыза бара, һәм без сезне,
кадерле укучы, үз абунәчеләребез
сафында күрүебезгә шат булачакбыз.
Исегезгә төшерәбез, "Заря" ("Таң") ны махсус бәядән - нибары 450 сумга яздырып, газеталарның яңа саннарын редакциядән үзегез алып китә аласыз. Район газетасы редакциясе бистә үзәгендә Совет мәйданы, 2 нче йортта урнашкан. Үзегезне кызыксындырган сораулар, игъланнар бирергә, үз тарихың, вакыйгаларның нечкәлекләре белән 2-57-30 телефоны буенча да уртаклашырга мөмкин.
Район газетасының инде тугыз дистә еллык тарихы бар. Без сезнең белән, район халкы, 90 ел данлы туган ягыбыз елъязмасын язабыз. Ә газета битләре тарихи мәгълүматлар сагында тора, вакыйгалар хронологиясен күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра.
Белешмә:
Газета 1930 елда, беренче тапкыр район «Нижнекамский колхозник» исеме астында барлыкка килгәч чыга башлый. Алга таба район берничә тапкыр үзгәртеп корыла һәм үз исемен үзгәртә. Аның белән бергә газета да «газап чигә»: йә ул вакытлыча бетерелә, йә исеме үзгәртелә. Әйтик, Биләрдә газета "Стахановчы тавышы" "шапка"сы астында чыга. Ә 60 нчы еллар башында, район Чистай районы составына кергәч, ул «Чистай хәбәрләре » дип атала башлый, һәм бары тик 1964 елда гына күрше районнан аерылып чыккач, газета «Заря» («Таң») дип атала башлый. Рәсемдә: «Заря» газетасының 1980 елгы чыгарылышы