2019 елның 31 гыйнвары.
- Мәсәлән, әгәр бакча кишәрлегендә “торак” дип аталучы бина урнашса, аның турында мәгълүматлар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелсә, андый бина закон буенча торак йорт булып санала.
Шул рәвешчә, мәгълүматлары “торак түгел” дип аталучы күчемсез милек реестрына кертелгән, хуҗалык корылмалары һәм гаражлар булып тормаучы бакча җир кишәрлекләрендә урнашкан бөтен биналар закон буенча бакча өйләре дип танылалар.
- Эш шунда, законнар даими төстә үзгәреп тору сәбәпле, шул исәптән “дача амнистиясе” эшләгән чорда, иң төрле исемнәр: “яшәүне теркәү хокукы булмаган торак корылма”, “торак корылма”, “дача өе, “өй” һ.б. исемнәр белән рәсмиләштерелде,
- дип аңлата Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева. – Ә бу елның 1 гыйнварыннан көченә кергән “Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелекне алып бару турында”гы Федераль закон, билгеле булганча, бакча кишәрлекләрендә урнашкан элегрәк төзелгән һәм теркәлгән күчемсез милек объектларын тәртипкә салырга, системалаштырырга бурычлы.
Мәсәлән, әгәр гражданинның “дача амнистиясе” тәртибендә яшәүне теркәү хокукыннан башка торак корылмага милек хокукы теркәлгән булса, бу елның гыйнварыннан мондый торак корылма Закон тарафыннан торак өй дип таныла.
Шуның белән бергә Энҗе Мөхәммәтгалиева, элегрәк бирелгән документларны алмаштыру, бу документларга да, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматларына да үзгәрешләр кертергә кирәкми, дип билгеләп үтте.