Укучыларның “Борынгы Биләрдә яшьлек” республика конференциясендә яшь тикшеренүчеләр төрле мәсьәләләргә багышланган күп кенә эшләр тәкъдим иттеләр. Алар арасында туган як тарихы белән бәйләнгән тикшеренүләр дә бар. Мәсәлән, “Йолдыз” хәрби-тарихи клубында катнашучы Геннадий Савиных гражданнар сугышы елларында контрреволюция корбаннарына багышланган эш тәкъдим итте.
“Гражданнар сугышы елларында Алексеевск районы территориясендә Совет властеның контрреволюция күренешләренә каршы көрәшү корбаннары” дигән фәнни эш җитәкчесе – В.И.Абрамов исемендәге туган як музее хезмәткәре Владислав Осянин.
Эшнең актуальлеге шуның белән бәйләнгән: быел Россиядә киң күләмле гражданнар сугышы башлануга 100 ел тула. 2018 елның язында В.И.Абрамов исемендәге туган як музее Татарстан Хөкүмәте гранты ярдәмендә “Путь в огне и тревоге Гражданской войны” исемле брошюрасын бастырып чыгарды, анда хәзерге Алексеевск районы территориясендә әлеге хәрби бәрелеш вакыйгалары тасвирлана. Бу брошюра музейда булган кулъязма туган як архивы нигезендә эшләнгән. Анда шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашкан егетләребезнең тәэсир итә торган исемлеге китерелгән.