Белем бирү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Белем бирү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау – иң каршылыклы һәм законнардагы нечкәлекләргә бай процесс. Бу өлкәдә  мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив актлар бик күп. Без барыбыз да беләбез: белем бирү – теләсә  кайсы кеше тормышының иң мөһим аспекты, аның дөрес үсүе, профессионализмы һәм киләчәктә уңышлы булу-булмавы нигезе. Ни кызганыч, белем бирү учреждениеләре укучылары - болар хокук мөнәсәбәтләренең иң яклаучысыз катнашучыларыннан берсе. Уку йортында укыган очракта “Кулланучы һәрчак хаклы” кагыйдәсен кулланмыйсың, һәм еш кына  һәрчак башкаручы хаклы булып чыга, чөнки  укыту алымнарына һәм белемнәрне бәяләүгә якын килүне нәкъ менә ул билгели. Боларның барысы да белем бирү өлкәсендә тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләүнең мөмкин түгеллеген күздә тота. Аларны, чыннан да, нәрсәгә өйрәтүләрен укучылар бары тик уку йортын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген башлагач кына аңлый башлыйлар. Белем бирү өлкәсендә  мөнәсәбәтләрне җайга салучы төп норматив актларның берсе – “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International