“ТРның иң яхшы кубогы” исемле бадминтон буенча Татарстан сериясенең чираттагы икенче туры тәмамланды. Спортчыларыбыз, тулаем алганда, 13 бүләккә лаек булдылар.
Шимбә көнне спортчылар ялгыз-ялгыз уйнадылар, якшәмбе көнне парлы һәм катнаш уеннар булды.
Әйтергә кирәк, бу турга теләге булган кешеләр түгел, ә зона этабында квота алган спортчылар гына эләгә алды.
2004 елгы малайлар һәм кызлар:
Хәйретдинов Илмир- 3 нче урын (ялгыз), 3 нче урын (парлы), 2 нче урын (микст).
Сөнгатуллин Айтуган - 3 нче урын (ялгыз), 2 нче урын (парлы).
Мирзагалиев Айназ- 3 нче урын (микст), 1 нче урын (парлы).
Вәлиуллина Илсинә - 1 нче урын (парлы һәм микст), 2 нче урын (ялгыз).
Вафин Денис - 2 нче урын (ялгыз һәм парлы), 1 нче урын (микст).