"Элита" "Йолдызлык" республика конкурсында махсус призга ия булды

2018 елның 15 апреле, якшәмбе

Җомга көнне "Йолдызлык” фестиваленең гала-концерты булды, ул "Уникс”та узды. Суперфинал йомгаклары буенча Алексеевскиның “Элита” эстрада-хореография коллективы "Хореография" номинациясендә (5-11 яшьлекләр) үзенең чыгышы өчен конкурс жюриеның махсус призын алды. Артистларыбыз Казан сәхнәсендә “Румыния биюе” белән чыгыш ясадылар, бу чыгыш жюри әгъзалары һәм тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International