Коры Көрнәле авылы кешесен 90 яшьлек юбилее белән котлау

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

10 апрельдә Коры Көрнәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәмит Медведев, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лариса Белова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Светлана Дмитриева Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Мысыргалиев Мәүлет Нургали улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, бәхет һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
 Мәүлет Нургали улы Әлки районының Татар Мулла Иле авылында крестьян гаиләсендә туа. Сугыш вакытында җир сөрергә дә, игеннәрне урак белән урырга да, печән чабарга да, терлекләр карарга да туры килә аңа. “Бу шулай булырга тиеш иде кебек, беркем дә сугыш вакытында башкача яшәргә мөмкин булуын белмәде”, - ди Мәүлет Нургали улы.
Барысын да җиңеп чыгарга, түзәргә кирәк була. Укып, Себердә биш ел слесарь-вагончы булып эшли. Ярославльдә торф чыгару урыннарында хезмәт куя. Туган авылына кайтып, өйләнеп җибәрә. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Авылда төрле эшләрдә эшли, электрчы да, терлекче дә, менә дигән балта остасы да була. Картайган көнендә хатыны белән Коры Көрнәлегә кызы һәм кияве янына күчеп киләләр.
Мәүлет Нургали улы сабыр, тотнаклы кеше. Аның унике оныгы, унөч оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International